Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Калининградка барып җиткән
Республика юбилее уңаеннан чаралар Калининград өлкәсе тарих-сәнгать музеенда узачак.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы бүген Калининградка барып җитте. Флагка Калининград өлкәсе эмблемасын беркеткәннән соң бәйрәм концерты булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегендә хәбәр иттеләр.
«Флагны хөрмәтләү Калининград өлкә тарих-сәнгать музеенда узачак, шуннан соң анда бәйрәм концерты булачак», — дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.
Концертта халыкара җыр конкурслары лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин һәм Сөмбел Билалова катнашачак.
Чараның мәртәбәле кунагы ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев булачак.
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Россиянең барлык федераль округларында да булырга тиеш. Ул 30 гыйнварда Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә старт алды. Флагка Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең эмблемалары беркетелгән инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз