news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы бәйрәм символикасы белән логотип эшләнеп бетте - Р.Миңнеханов

Бер ел эчендә аз башкарылмады, алда эшләр тагы да күп, диде Татарстан Президенты.

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм символикасы белән логотип эшләнеп беткән. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында билгеле булды.

"Оештыру комитеты утырышын республиканың төп бәйрәме алдыннан үткәрү символик мәгънәгә ия. Бу датага якынлашкан саен әзерлек тә көчәя. Бу киңкүләм вакыйганың әһәмиятен Россия Президенты Владимир Путинның "Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү турында" Указы күрсәтә. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының безнең 2020 елда Мәскәүнең иң яхшы мәйданчыкларында Татарстан театрлары гастрольләре һәм музейларының күргәзмәләрен уздыру инициативасы хуплавы сөендерә", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Ул ТАССРның 100 еллыгы медаленең дәүләт бүләге буларак статусы килештерелгәнен, аны чыгару буенча әзерлек барганын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм символикасы һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү логотибы килештерелеп эшләп бетерелгәнен белдерде.

"Башкаладагы берничә объектны төзү, төзекләндерү турында карар кабул ителде. Бер ел эчендә аз башкарылмады, алда эшләр тагы да күп", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Ул юбилейга әзерлек чаралары буенча план әзерләнүен әйтте.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев чыгышында, республиканың юбилеен бәйрәм итүнең федераль үзәк тарафыннан да хуплануын безгә яңа мөмкинлекләр ачуын һәм җаваплылык өстәвенә игътибарны юнәлтте. ТАССРның 100 еллыгын уздыру чаралары планы гамәлгә ашырыла. Эш шактый нәтиҗәле бара. Планлаштырылган чаралар үтәлеп килә. 100 еллыкны бәйрәм итү логотибы эшләнеп бетте. ТР дәүләт хакимияте органнарына логотипны актив рәвештә куллана башларга кирәк", - дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Утырышта Татарстан Республикасына нигез салыну, аның үсеше тарихына багышланган видеофильм күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100