Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТАССР Югары Советы Президиумының элеккеге секретаре Дания Дәүләтшина вафат
Хезмәт һәм дәүләт хезмәте ветераны, 1979-1990 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре, ТАССР Югары Советының дүрт чакырылышының депутаты Дания Дәүләтшина 93нче яшендә вафат булды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дания Дәүләтшина белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 4 июльдә, иртәнге сәгать 10да Татарстан Дәүләт Советы бинасында (Ирек мәйданы, 1нче йорт) узачак.
«Без изге йөрәкле, искиткеч ачык күңелле кешене югалттык. Мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр көннәрдә сезгә сабырлык телибез. Сезнең белән бергә кайгырабыз», — диелә республика парламенты матбугат хезмәтенең некрологында.
Дания Салих кызы Дәүләтшина 1934 елның 3 мартында Чистай шәһәрендә туган. Авыл мәктәбе укытучысыннан ТАССР Югары Советы Президиумы секретаренә кадәр хезмәт юлы үткән. 1955 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, Алексеевск районының Урта Тигәнәле мәктәбендә биология һәм география укытучысы булып эшли башлый, соңрак Алексеевск райкомының беренче секретаре итеп сайлана.
Аннан соң Дәүләтшина унбиш елга якын Лаеш районында эшли: башта район депутатлар советы башкарма комитеты рәисе, аннары партиянең район комитетының беренче секретаре була. Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, аның җитәкчелегендә районда бик мөһим мәсьәләләр хәл ителгән: юллар салынган, яңа җитештерү объектлары, торак йортлар һәм социаль объектлар төзелгән.
Дәүләтшина дүрт чакырылыш рәттән ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана, ә 1979 елның декабрендә аны ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре итеп билгелиләр.
Дания Дәүләтшинаның ярдәме белән төбәктә хатын-кызлар хәрәкәте яңадан торгызыла, меңләгән хатын-кызлар советы эшли башлый. Озак еллар Республика хатын-кызлар советын җитәкләп, ул ана һәм бала сәламәтлеген саклау, хатын-кызларның хезмәт шартларын яхшырту, үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләрен хәл итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз