news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР парламенты юбилее уңаеннан җиде кеше күкрәк билгесе белән бүләкләнәчәк

Бүләкләнүчеләрнең күпчелеге депутатлар, алар арасында Зилә Вәлиева, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис, Мирфатыйх Зәкиев бар.

ТАССР парламенты юбилее уңаеннан җиде кеше күкрәк билгесе белән бүләкләнәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Парламентаризм үсешенә керткән өлеш өчен” Татарстан Республикасы Дәүләт Советының күкрәк билгесе җиде кешегә тапшырылачак. Бу хакта бүген парламентның президиум утырышында билгеле булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтүенчә, бу шәхесләр бүләккә ТАССР Югары Советына беренче сайлау уздыруга 80 ел тулу уңаеннан тәкъдим ителә. “Барлыгы җиде кандидат тәкъдим ителә. Алар һәркайсы парламентаризмны үстерүгә зур хезмәт куйган, бүләккә лаеклы кешеләр”, - дип депутатлардан хуплауны сорады.

Зилә Вәлиева – “Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгы директоры, ТАССР уникенче чакырылыш Югары Советы Рәисенең беренче урынбасары, беренче чакырылыш Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиев – ТАССР унынчы, унберенче чакырылыш Югары Советы рәисе (1980-1990 еллар), 1990 елда ТАССР конституцион комиссия әгъзасы.

Николай Зеленов – ТАССР, РСФСРның атказанган химигы, унберенче, уникенче чакырылыш Югары Советы, беренче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин – ТАССР уникенче чакырылыш Югары Советы, беренче-дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, икенче чакырылыш ДС Рәисе урынбасары.

Альберт Салабаев – РФнең атказанган юристы, 1987-2004 елда юстиция министры, ТАССР конституцион комиссия әгъзасы. Ренат Харис – Татарстанның халык шагыйре, ТАССР уникенче чакырылыш Югары Советы, беренче, икенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, беренче чакырылыш Дәүләт Советы рәисе урынбасары, конституцион комиссия әгъзасы.

Габдерәхим Мортазин – парламентның иң өлкән депутаты. Җиденче, сигезенче, тугызынчы, унынчы, унберенче чакырылыш Югары Советы депутаты, Биектау районы КПСС комитетының беренче секретаре (1965- 1988), Бөек Ватан сугышы ветераны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100