news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТАССР оешуның 90 еллыгына истәлек медале булдырылды
Төп бәйрәм чаралары 2010 елның май аенда узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 22 декабрь, “Татар–информ”). ТАССР оешуның 90 еллыгы уңаеннан республика үсешенә сизелерлек өлеш керткән гражданнарның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Бүген Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән Татарстан АССР оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында шундый карар кабул ителде.
Юбилей чараларын әзерләү эшенә республика министрлык һәм ведомстволары да актив кушылды. Бу хакта ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов хәбәр итте. Бүгенге көндә “ТАССР оешуның 90 еллыгы” истәлек медален эшләү төгәлләнгән диярлек. Юбилей датасы алдыннан, киләсе елның май аенда, республика шәһәр–районнарында яңа скверлар һәм паркларның атамаларында Татарстан тарихының мөһим этабы мәңгеләштереләчәк.
27 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Президенты катнашында үтәчәк Дәүләт Советының тантаналы утырышы бәйрәмнең төп вакыйгасы булыр дип көтелә. Утырышта республика парламенты башлыгы төп доклад белән чыгыш ясаячак. Аңарчы Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан Россия һәм чит илләрнең зур үзәкләреннән танылган галимнәр, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләрен чакырып, ТАССРның 90 еллыгына багышланган Халыкара фәнни–гамәли конференция үткәрү планлаштырылган. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклап үткәнчә, конференциянең Халыкара статусы аның әһәмиятен арттырачак һәм экспертларның киң даирәсен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Тарихи дата уңаеннан республика үсешенә сизелерлек өлеш керткән гражданнарның исемнәре мәңгеләштереләчәк, аларның күмелгән урыннары тәртипкә китереләчәк, музей һәм китапханәләрдә тематик күргәзмәләр оештырылачак. “Без республикабыз үсешенә саллы өлеш кертүчеләрнең исемнәрен онытырга тиеш түгел”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Оештыру комитеты утырышында ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, ТР Президенты, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты аппаратларында эшләүчеләр, Татарстан фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Оештыру комитетының киләсе утырышы 2010 елның гыйнварында узачак. Аның көн тәртибенә ТАССРның 90 еллыгын бәйрәм итүдә муниципалитетларның катнашуына һәм әлеге датага багышланган басма продукция чыгаруга бәйле мәсьәләләр кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2