news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы уза

ТАССР оешуга 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында “Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздыру көтелә

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә – 9 февральдә парламентта ТАССР оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы уза.

ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТАССР оешуга 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында “Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздыру көтелә. Оештыру комитетының иртәге утырышында Татарстан Фәннәр акдемиясе үткәрәчәк әлеге җыенның концепциясе һәм программасы турында фикер алышу көтелә.

Утырышта шулай ук муниципаль берәмлекләрнең юбилейга нисбәтле чараларны әзерләүдә катнашу һәм массакүләм мәгълүмат чараларында ТАССР оешуга 90 ел тулу темасын яктырту мәсьәләләре дә каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100