news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ТАССР: оешу тарихы” җыентыгына моңарчы дөнья күрмәгән сирәк документлар кертелгән

Ике томлык җыентыкта - Оренбургта татар казакларның мөселман съезды, Себердәге мөселманнар съезды турындагы һ.б. материаллар бар.

“ТАССР: оешу тарихы” җыентыгына моңарчы дөнья күрмәгән сирәк документлар кертелгән
Султан Исхаков

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Энҗе Әгъләмова). “Татарстан АССР: оешу тарихы” дип аталган 1500 данә тиражлы җыентыклар бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә тәкъдим ителде. Беренче том беркетмәләр, документлардан торса, икенчесе тарихи фотолар, газеталарда басылган мәгълүматларны берләштергән.

Әлеге хезмәтләрне архив эшләре буенча Татарстан Дәүләт комитеты тәкъдиме белән ТР дәүләт архивы учреждениесе һәм Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре әзерләгән. Бер ел дәвамында алар, Татарстан архивларында гына түгел, Россия һәм чит илләр архивларында да өйрәнүләр алып барып, документлар туплаган.

Архив эшләре буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова белдерүенчә, ана кеше өчен бала никадәр газиз булса, бу җыентыклар аларны булдыруга өлеш керткән кешеләр өчен дә шул кадәр үк кадерле.

“Моңа зур хезмәт куелган. ТАССР оешу белән бәйле һәртөрле кыенлыкларны, ул чордагы шактый катлаулы сәясәтне китапларда бирелгән документлар ачып сала. Без аеруча шул чор журналистларына, сезнең каләмдәшләрегезгә рәхмәтле, чөнки күп кенә документларның төп нөсхәләре юк, ә менә булган вакыйгалар сәгате–минуты белән ул вакытта нәшер ителгән басма матбугатта чагылыш тапкан яисә документлар газеталарда күчереп бастырылган”, - диде Ираида Әюпова.

Бу фәнни-документаль җыентыкларның төп төзүчесе - Казан федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин. Ул китаплар киләчәктә күп кенә монографияләр язуда төп чыганак була ала, дип ассызыклады. “ТАССРга 100 ел тулуга багышланган икетомлык моңа кадәр бер чыганакта да дөнья күрмәгән уникаль документларны үз эченә ала. Төрле тарихи вакыйгалардан объектив дәлилләргә таянган материаллар урын алган. Мәсәлән, Оренбургта татар кахакларының мөселман съезды, Себердәге мөселманнар съезды турындагы документаль нигезләнгән мәгълүматлар бар”, - ди ул.

Авторлар вәгъдә иткәнчә, үзенчәлекле җыентыклар әзерләү эше алга таба да дәвам итәчәк. Аның әле өченче һәм дүртенче томнары да булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100