news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР Куйбышев райкомының элеккеге җитәкчесе Николай Гурьев 87 яшендә вафат булды

Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин һәм башкалар мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашты.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). ТАССРда Коммунистлар партиясенең Куйбышев районы комитетының элеккеге беренче секретаре, РСФСР халык мәгарифе отличнигы Николай Гурьев 87 яшендә вафат булды. Татарстан хакимияте аның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашу белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты Аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Николай Гурьев Чувашстан Республикасында туган, тормышын Татарстан белән бәйләгән. Ул Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Аннары Салман машина-трактор станциясендә, Әлки районының «Салман» совхозында, Лениногорск районының «Лениногорск» һәм Алексеевск районының «Красный Восток» совхозларында эшләгән, соңыннан Алексеевск районының «Лебединский» совхозы директоры вазифасын биләгән.

1969-1970 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы урынбасары була. Бу вазифадан киткәч, Гурьев 15 ел Куйбышев район комитетының беренче секретаре вазифасында эшләгән. Аның җитәкчелегендә Куйбышев (хәзерге Спас) районында каты өслекле юллар һәм социаль-мәдәни өлкә объектлары, шулай ук ТАССРда бердәнбер «Кубань» мелиорация системасы төзелгән.

Николай Гурьев фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булган. Казан дәүләт ветеринария институты ректорының фәнни эш буенча урынбасары, Болгарда һөнәри-техник училище директоры булып эшләгән. ТАССР Югары Советы депутаты булган.

Ул күпьеллык хезмәте һәм казанышлары өчен ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Мактау билгесе» ордены, «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар имзалаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100