news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР 100 еллыгы уңаеннан Екатеринбургта тамбурлы чигүгә багышланган күргәзмә ачылды

Аракай авылыннан «Сардария» коллективы тамашачыларны Урал татарларының фольклорын һәм уникаль милли костюмнары белән таныштырды.

ТАССР 100 еллыгы уңаеннан Екатеринбургта тамбурлы чигүгә багышланган күргәзмә ачылды
http://tatur.tatarstan.ru/

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Екатеринбургта Традицион халык мәдәнияте үзәгенең «Энә белән рәсем ясау. Тамбурлы чигү сәнгате» төбәкара этнографик күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә Урта Уралның ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Традицион халык мәдәнияте үзәге чаралары циклын ачты. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул агымдагы елның 26 апреленә кадәр эшләячәк. Күргәзмә Урал башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны тамбурлы чигү кәсебе белән таныштыру, татарларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан оештырылган.

Тантанага Свердловск өлкәсе мәдәният министрының беренче урынбасары Галина Головина, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Фавия Сафиуллина, Татарстан Дәүләт милли музееның күргәзмә бүлеге фәнни хезмәткәре Ләйсән Гыйләҗева, Свердловск өлкәсе Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе идарәсе рәисе Фәрух Мирзоев, Свердловск өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Артур Мөхетдинов, җәмәгатьчек һәм милли-мәдәни оешмалар активистлары катнашты.

Чарада Аракай авылыннан «Сардария» Россия Федерациясенең атказанган коллективы катнашты. Алар тамашачыларны Урал татарларының фольклорыннан тыш, уникаль милли костюмнары белән дә сөендерде. Аракай авылы милли мәдәни комплексы тамбурлы чигү экспозициясен тәкъдим итте һәм әлеге һөнәр буенча мастер-класс оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100