news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР 100 еллыгы әләмендә башка илләрнең герблары да урын алды

Юбилей әләмендә өч телдә: татар, инглиз һәм рус телләрендәге билгеләр беркетелгән.

ТАССР 100 еллыгы әләмендә башка илләрнең герблары да урын алды

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТАССРның 100 еллыгы әләменә Татарстанның барлык районнары, Россия Федерациясе субъектлары һәм кайбер башка илләрнең герблары куелган билгеләр беркетелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында әйтте.

«Бүген Татарстанда әләм эстафетасы тәмамланды диярлек. 29 август көнне Казан Ратушасында без башкалабызның 45нче шевронны (билгесен) тантаналы рәвештә беркетәбез. <...> барлык муниципалитетларның исемнәре татар телендә язылган», - диде Шәйхразиев.

Ул Үзбәкстан, Казахстан, Швеция, Финляндия, АКШ, Австралия һәм башка илләрнең татар диаспоралары да үз дәүләтләренең герблары белән билгене әләмгә беркеткәнлеген искәртте. Алар билгесендә язулар – инглиз телендә, ә Россия төбәкләре билгеләрендәгесе рус телендә язылган.

«Ягъни билгене әләмгә татар, рус, инглиз телләрендә яшәү урынына карап беркетәбез. Аннары ел ахырында әлеге әләмне тантаналы шартларда республиканың Милли музеена тапшырачакбыз. Бу шулай ук үзенә күрә Татарстан белән бәйле тарих һәм барлык кешеләрнең дә республикага мөнәсәбәте», - дип белдерде ТР вице-премьеры.

Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе-ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән әңгәмә sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында бүген, шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100