news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТАСС: Путин Федераль Җыенга юллама белән 2023 елда мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин 2023 ел башында Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык чыганагы белдергәнчә, быел юлламаны көтәргә кирәкми. «Юллама елга бер тапкыр булырга тиеш, ә исәпләү моннан алдагы юлламадан башлана. Шуңа күрә Президент юллама белән киләсе елда мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - диде ул.

Кичә гаммәви мәгълүмат чаралары Путин юллама белән 27 декабрьдә чыгыш ясарга мөмкин дип хәбәр иткән иде. Әмма Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков бу мәгълүматны кире какты. «Юк, бу дөрес хәбәр түгел», - дип белдерде ул журналистларга.

Мәскәү Кремле вәкиле элегрәк хәбәр иткәнчә, Яңа ел алдыннан Россия Президентының традицион зур матбугат конференциясе булмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot