news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТАСС: Путин белән Эрдоган очрашуы 4 сентябрьдә Сочида булырга мөмкин

Россия һәм Төркия Президентлары Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган 4 сентябрьдә Сочида очрашырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы дипломатик даирәләрдәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Әлеге очрашу 4 сентябрьдә узар дип көтелә», - диде чыганак агентлыкка.

Элегрәк Анкарада Путин белән Эрдоган нәкъ шул көнне очрашып сөйләшергә мөмкин дип белдергәннәр иде. Шул ук вакытта Bloomberg, шулай ук төрек чыганакларына сылтама белән, лидерларның очрашуы 8 сентябрьдә Мәскәүдә узуы ихтимал дип хәбәр итте.

Алда торган очрашуда ашлык килешүен яңарту перспективалары төп тема булыр дип көтелә, 17 июльдә Кремль әлеге килешүдән чыгуы хакында игълан иткән иде. Ул чагында Мәскәү килешүгә аның Россия өлеше үтәлгәннән соң гына әйләнеп кайтачагы турында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot