Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТАСС җитәкчесе: Татарстан журналистикасы илгә яхшы тәҗрибә бирә ала
«ТАСС» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире урынбасары Лана Самарина Россия журналистикасы трендлары белән уртаклашты.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан журналистикасы бөтен илгә тарата алырлык яхшы тәҗрибә бирә ала. Бу фикерне массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен оештырылган практик семинарда «ТАСС» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире урынбасары Лана Самарина белдерде. Чара «Бәллүр каләм» бәйгесе кысаларында узды.
«Минемчә, Татарстан журналистикасы бөтен илгә тарата алырлык яхшы тәҗрибә бирә ала. Татарстанның трендлары — ачыклык, оперативлык һәм актуальлек. Бу - иң мөһиме. Татарстан — ачык һәм мәгълүмати яктан бай субъект. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, сез иң яхшыларның берсе дип кыю әйтә алам», — диде Лана Самарина «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Лана Самарина «Татар-информ» турында: «Миңа „Татар-информ“ бик ошый. Сезнең яңалыкларны бик теләп укыйм. Сезгә афәрин. Татарстанда „ТАСС“ның ике корреспонденты эшли. Коллегаларымның сезнең белән бер мәгълүмати аланда эшләвенә сөенәм», — дигән фикерен белдерде. Ул шулай ук тәҗрибә уртаклашырга кирәк диде. «Кемдер яңалыкны иртәрәк таба, кемдер тизрәк күрә, шуңа күрә бер-беребездән өйрәнергә кирәк», - дип өстәде.
Семинар барышында спикер «ТАСС» агентлыгы беркайчан да яңалыкларның эчтәлеген укучылардан яшереп үзгәртмәвен әйтте. «Интернеттан бернәрсәне дә сызып ташлап булмый. Һичшиксез, кем дә булса хәбәрнең копиясен саклый, аннары төзәтмәне бөтен дөньяга күрсәтәчәк. Бу мәсьәлә репутациягә зыян салырга мөмкин. Төзәтмәләр кертергә туры килсә, без һәрвакыт аның сәбәбен язып, аңлатма бирәбез», — диде «ТАСС» җитәкчесе урынбасары.
Лана Самарина хәзер мәгълүмат чыганакларының да, тикшерелмәгән мәгълүматның да артуын әйтте. Күп очракта ялган хәбәрнең каян чыкканын ачыклау бик авыр ди. Икенче яктан, хәзер тикшерелгән, ышанычлы мәгълүмат чыганагына ихтыяҗ арта. Хәтта күп аудиториясе булган блогерлар традицион массакүләм мәгълүмат чаралары принципларын куллана.
«Әңгәмәне яшерен яздырырга, спикерның сүзләрен үзгәртергә, тикшерелмәгән мәгълүматны бирергә ярамый. Бу кагыйдәләрне үтәмәсәң, икенче тапкыр сиңа ышанмаячаклар. Дәрәҗәле мәгълүмат чарасы абруен төшерә алмый. Киләчәктә медиа саны кимер, шул ук вакытта сыйфат артыр дип уйлыйм. Сыйфатлы, оператив, эксклюзив мәгълүматка ихтыяҗ һәрвакыт булачак», — диде Лана Самарина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз