Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тасма» стадионындагы шугалак быел яңа урынга күчә
Казанның «Тасма» стадионындагы шугалакны Уктан ату үзәге төзелү сәбәпле, яңа урынга күчерәләр. Бу хакта ТР башкаласының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә хәбәр итәләр.
«<...> быел «Тасма» стадионындагы шугалак теннис корты территориясендә урнашачак, чөнки элекке урында Уктан ату үзәге төзелеше бара», – дип аңлаттылар район администрациясендә.
Моннан тыш, быел кыш Химиклар мәдәният йорты янындагы «Наратлык» паркында шугалак булмаячак, дип хәбәр итәләр администрациядә.
«Тасма» спорт мәктәбенең бер өлеше булачак Уктан ату үзәге 2026 елның августына төзелергә тиеш. Үзәк төзелешенә сентябрь ахырында Россия Югары Суды Рәисе Игорь Краснов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз