news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«ТАСМА. Казанская фотогруппа» масштаблы күргәзмәсе ачыла

Анда 200 дән артык эш урын алган

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). 9 октябрь көнне Татарстанның Заманча сәнгать галереясында «ТАСМА. Казанская фотогруппа» масштаблы күргәзмәсе ачыла. Ул «История пишется объективом. Объектив смотрит на нас» проектының бер өлеше булып тора һәм бу проект РФ Президенты ярдәме белән тормышка ашырыла.

Күргәзмә Казанның “Тасма” фототөркеме тарихы һәм иҗатына багышланган.

Экспозициядә фототөркемгә кергән 22 иҗатчының 200 дән артык хезмәте урын алачак.

Күргәзмә 9 ноябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100