news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташламалы ипотека ставкасын 9 процентка кадәр киметтеләр

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «Ташламалы ипотека» программасы буенча ставканы 12 проценттан 9 процентка киметте һәм аның гамәлдә булуын 2022 ел ахырына кадәр озайтты.

Кредитның максималь күләме шул ук калды: Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен – 12 миллион, ә калган төбәкләр өчен 6 миллион. Беренчел кертем кимендә 15 процент булырга тиеш.

Президент йөкләмәсе буенча кабул ителгән карар Россиядә яшәүче гаиләләр өчен торак алу мөмкинлеген арттырырга һәм төзелеш тармагына ярдәм итәчәк дип исәплиләр Хөкүмәттә.

news_right_1
news_right_2
news_bot