news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташламалы ипотека өчен беренче кертемне 20 процентка кадәр арттырдылар

Ташламалы ипотека өчен беренче кертемне 20 процентка кадәр арттырдылар
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә ташламалы ипотека буенча беренче кертем күләме арттырылды. Аның күләме 5 процентка, ягъни 15 проценттан 20 процентка кадәр артты. Бу хакта Россия Хөкүмәте карарында билгеләп үтелә.

«Заемчы сатып алына торган торак, төзелә торган яисә сатып алына торган шәхси торак йорт бәясенең 20 һәм аннан да күбрәк процентын үз акчасы, шул исәптән федераль бюджет (ана капиталын кертеп), Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары, урындагы бюджетлардан яки оешмадан — заемчының эш бирүчесеннән алынган акча белән түли», - диелгән хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан документта.

Карарда аныкланганча, беренче кертем күләме артканчы төзелгән барлык килешүләр өчен башлангыч кертем күләме үзгәрмәячәк, ягъни 15 процент кала.

Документ порталда кичә чыкты һәм шуннан соң 7 көн узгач үз көченә керә.

Шулай ук ташламалы ипотека программаларын финанслау өчен кредит оешмаларына субсидия күләме 0,5 процент пунктына киметелде. Үзгәрешләрдән соң ул 2,5 процент пукнты тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot