news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламалы ипотека гамәлгә кертелгәннән соң Казанда яңа йортлар ике тапкырга кыйммәтләнгән

Казанда, Россиянең күпчелек зур шәһәрләрендәге кебек үк, яңа төзелешләрдә квадрат метрның уртача бәясе ташламалы ипотека гамәлгә куелганнан соң 2 тапкырга арткан. Әлеге программа 2020 елның язында эшли башлады. Бу хакта «Известия» яза.

Аналитиклар 1 миллионнан артык халкы булган 16 шәһәрдә бәяләрне анализлаган. Бу вакыт эчендә яңа йортларда квадрат метр бәясе бигрәк тә Омскида (2,8 тапкыр), Түбән Новгородта (2,7 тапкыр), Ростов-на-Донуда һәм Краснодарда (2,5 тапкыр), Самарада (2,4 тапкыр), шулай ук Пермь һәм Уфада (2,3 тапкыр), Чиләбедә (2,2 тапкырга) кыйммәтләнгән. Казандагы кебек үк, Волгоградта да «квадрат метр» бәясе 2 тапкыр артты.

Мәскәүдә шул ук вакыт эчендә яңа төзелешләрдә квадрат метр бәясе уртача 1,7 тапкыр, ә Санкт-Петербургта 1,9 тапкыр кыйммәтләнде. Илдә ташламалы ипотека гамәлдә булган чорда яңа йортларда квадрат метр бәясе 1,9 тапкырга, ягъни 67778 сумнан 128 200 сумга кадәр артты.

Аналитиклар бәяләр үсешен ипотеканың әлеге төре базарда ихтыяҗ тудыруы һәм, нәтиҗә буларак, Россиядә төзелеш күләмен арттыруга стимуллаштыруы белән аңлатты. Әмма ипотека буенча «икенчел торак» һәм «беренчел торак» өчен ставкаларда зур аерма күчемсез милек базарында баланс бозылуга китерде. Шулай итеп, яңа төзелешләрдә квадрат метр бәясе әзер торакныкыннан күпкә югарырак булып чыкты.

Өстәвенә белгечләр алга таба төзелеш темплары тагын да кимиячәк, дип фаразлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100