news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалы гаиләләр өчен ташламалы автокредитлау программасын яңадан торгызырга ниятлиләр

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы балалы гаиләләр өчен ташламалы автокредитлау программасын яңадан торгызырга ниятли. Ведомство башлыгы Антон Алиханов шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, элек бу программага кертелгән категорияләр, аерым алганда, укытучылар, табиблар, махсус хәрби операциядә катнашучылар әлеге ярдәм чараларыннан файдаланды инде.

Ул беренче вице-премьер Денис Мантуровның программаны киңәйтергә кушуын әйтте.

Искәртеп үтәбез, балалы гаиләләр программадан 2023 елда чыгарылган иде. Ул вакытта программа «дәүләт ярдәменә аеруча мохтаҗ» категорияләргә кагылды.

Быел дәүләт программасына 36 миллиард сум күләмендә дотация каралган.

Автокредитның ташламалы шартлары яңа машиналарга гына кагыла.

Программа шартларына бәясе ике миллион сумга кадәр тәшкил иткән эчке янулы двигательле һәм локализация өчен кимендә ике мең балл җыючы автомобильләр эләгә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100