news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташламалы автокредит быел беренче машинасын алучыларга, балалы гаиләләргә бирелә

2023 елда ташламалы шартларда автокредитны кимендә бер баласы булган кешеләр, дәүләт медицина оешмаларында эшләүчеләр, шулай ук элек беркайчан да автомобильләре булмаган гражданнар ала алачак.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы гражданнарның нинди категорияләре ташламалы шартларда автокредит ала алачагын аңлатты. «Российская газета» шул турыда яза.

Әйтеп үтелгән гражданнардан тыш, автомобиль алуга ташламалы кредитны хәрби хезмәткәрләр (шул исәптән өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар) һәм аларның гаиләләре, элек РФ Югары судында хезмәт иткән пенсионерлар һәм автомобильләрен трейд-инга тапшыручы гражданнар рәсмиләштерә ала.

Бу категория гражданнар өчен төп ташлама 20 процент тәшкил итә. Искәрмә – Ерак Көнчыгыш федераль округы, анда яшәүчеләргә ташлама 25 процентка тигез. Россиядә эшләнгән электр машиналарына ташлама машина бәясеннән 25 процентын тәшкил итәчәк, әмма 625 мең сумнан да артмаячак.

Программа шартларына АвтоВАЗ, УАЗ, ГАЗ, Haval (Тула өлкәсендәге заводта җитештерелгән) һәм Evolute электр машиналары керә.

Ташламалы автокредитны ВТБ, Совкомбанк, Ситил, Росбанк, Открытие, Газпромбанк яки Альфа-банкта рәсмиләштерергә мөмкин. Гаризалар бирү башланды инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100