Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташламалардан файдаланучы кешеләр өйгә газ керткән өчен 80 мең сумга якын акча алачак
Татарстанның ташламалардан файдаланучы гражданнары җир кишәрлеге чикләре эченә газ үткәрү һәм газ җиһазы сатып алу чыгымнарын каплау өчен 80 мең сумга якын акча алачак. Республиканың тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова шулай дип белдерде.
«Гаиләләрнең җир кишәрлеге чикләре эчендә тоткан чыгымнарын (газ торбасы сузу һәм газ җиһазы сатып алу) каплау өчен дәүләттән социаль ярдәм чарасы каралган», - диде Борисова.
Ул билгеләп үткәнчә, субсидия Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук җан башына уртача кереме – 10 мең сумнан кимрәк һәм җан башына уртача кереме 10 меңнән 19 мең сумга кадәр тәшкил иткән гаиләләргә биреләчәк.
«Татар-информ» агентлыгы быел Татарстан бюджетыннан газны өйгә кадәр үткәрү һәм газ җиһазы сатып алу чыгымнарын каплау өчен 195 миллион сум акча бүленәчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз