Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташламадан файдаланучылар акча урынына дару алу мөмкинлеген 1 октябрьгә кадәр кайтара ала
Социаль пакет - ил халкының ташламалы категорияләренә теләсә нинди бәядәге дарулар һәм медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге ул. Аны дәүләт бирә. Ел саен ташламалардан файдаланучы һәр кеше сайлау (социаль пакет яки аның урынына акчалата компенсация) алдында тора. Үзең өчен мондый ярдәм формасын дөрес сайлау бик тә мөһим, дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Әгәр хәлегез начарайган һәм сезгә дарулар кирәк, ләкин элегрәк акчалата компенсацияне сайлагансыз икән, социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын Пенсия фондына гариза тапшыру аша гына яңадан кайтарырга мөмкин.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2026 елда бушлай дарулар алу өчен 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә тәкъдим итә. Бу датадан соң сайлауны үзгәртү мөмкин түгел.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында искәртүләренчә, карар кабул иткәнче табиб белән киңәшләшү зарур.
2025 елда бушлай дарулар алучы гражданнарга гариза бирергә кирәкми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз