news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилее тантанасы булды

Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилее тантанасы булды. Тантанада Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашты. Ул чарага җыелучы татарларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

«Үзбәкстанда гомер итүче татарлар гореф-гадәтләребезне, туган телебезне, йолаларыбызны саклап яши. Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге – һәрвакыт очрашып, аралашып тору урыны», – дип белдерде ул. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган гасырның 90 нчы елларында оешкан үзәктә балалар һәм яшьләр өчен татар теле курслары эшли, татар халык җырларын һәм биюләрен башкаручылар арасында конкурслар оештырыла, милли мәдәни кичәләр үтә. Алар Сабан туе, «Нәүрүз» бәйрәмнәрен оештыра, татар халкының М.Җәлил, Г. Тукай, Г. Исхакый кебек шәхесләренә багышланган чаралар үткәрәләр. Үзәк белән озак еллар дәвамында Ришат Нәбиуллин җитәкчелек итә.

Васил Шәйхразыев гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезне саклауда, үстерүдә зур өлеш керткән татарларга Татарстан Президентының рәхмәт хатларын, Бөтендөнья татар конгрессы «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медален, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ташкенттагы Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллык юбилее тантанасына Татарстаннан артистлар да килде. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, шулай ук Булат Билалов,  гармунчы Булат Хисамов кичәгә җыелучыларга бәйрәм концерты тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100