news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкенттагы «Иннопром»да «Татнефть» циркуляр икътисад тәҗрибәсен тәкъдим итте

Ташкенттагы «Иннопром»да «Татнефть» циркуляр икътисад тәҗрибәсен тәкъдим итте
Фото: «Татнефть» матбугат хезмәте

«Татнефть» компаниясе Ташкентта «Иннопром.Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә йомык цикллы икътисад төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты . Бу хакта «Нефтяные вести» газетасы хәбәр итә.

Компания күргәзмәдә үзенең стендын, һәм шунда «Яшел шина» проектын тәкъдим итте. Этаплап эшкәртелгән автомобиль покрышкалары яңа шиннар җитештерү өчен, шулай ук «яшел» мотор ягулыгы өчен чималга әверелә.

«ИННОПРОМ»да компания «Татнефть» нефть эшкәртү комплексында җитештерелгән экологик ягулык үрнәкләрен күрсәтте, ул двигательләрнең экономиялелеген һәм йөрешне арттыра.

Компания стендында шулай ук югары технологияле композит чишелешләр дә күрсәтелгән. Килүчеләр «Татнефть-Пресскомпозит» предприятиесе җитештергән нефть-газ чыгару һәм торак-коммуналь хуҗалык өчен продукциянең өстенлекләре белән танышкан.

Эшлекле программаның төп вакыйгасы «Технологик хаблар – Евразиянең яңа сәнәгать ландшафты» пленар сессиясе булды, анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Без күргәзмәгә Үзәк Азия илләре, беренче чиратта – тугандаш Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчык буларак карыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Иннопром.Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе 20-22 апрель көннәрендә уза. Бу Евразия төбәгендә сәнәгать хезмәттәшлеген үстерү өчен төп мәйданчыкларның берсе. Вакыйга Үзбәкстан, Россия, Беларусь, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗаннан якынча 500 компанияне берләштерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot