Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташкентта Үзбәкстанда яшәүче халыкларның милли-мәдәни үзәкләре павильоннары ачылды
2025 елның 29 июлендә Дуслык атналыгы кысаларында Ташкентта зур мәдәни вакыйга - Үзбәкстанда яшәүче халыкларның милли-мәдәни үзәкләре павильоннарын ачу тантанасы булды. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.
Барлык үзәкләр белән беррәттән, кунакларны татар тарихы, мәдәнияте, милли киемнәре һәм традицион ризыклары белән таныштыра торган бай экспозиция тәкъдим иткән Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге дә анда лаеклы урынын алды.
Төрле милләт башкаручылары һәм иҗат коллективлары катнашындагы зур бәйрәм концерты чараның иң югары ноктасы булды. Үзәк исеменнән Татарстан Республикасының халык, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе урынбасары Фирүзә Халдарова һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Бохарова җитәкчелегендәге «Изге Нур» ансамбле, шулай ук баянчы Рафаэль Узикаев чыгыш ясады. Аларның музыкаль номерларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Чара милләтара татулык һәм мәдәни күптөрлелек бәйрәменә әверелде, җәмгыятьнең көче - аның бердәмлегендә һәм барлык халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауда икәнлеген тагын бер кат раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз