news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта Тукай туган көндә «Шүрәле» поэмасы буенча куелган курчак спектакле күрсәтеләчәк

Ташкентта Тукай туган көндә «Шүрәле» поэмасы буенча куелган курчак спектакле күрсәтеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

26 апрельдә 13:00 сәгатьтә Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган музыкаль-шигъри кичә узачак. Төрки дөньяның якты йолдызы истәлегенә багышланган бәйрәмдә Ташкентта беренче мәртәбә Тукайның «Шүрәле» поэмасы нигезендә куелган «Ак мәрҗән» курчак театры спектакле тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар милли-мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.

Кичә программасына күренекле мәдәният эшлеклеләре, шагыйрьләр һәм тарихчыларның чыгышлары кертелгән, танылган җырчылар Тукай сүзләренә язылган җырлар һәм татар халык көйләрен башкарачак. Төп вакыйга – Тукайның «Шүрәле» поэмасы нигезендә куелган «Ак мәрҗән» курчак театры спектаклен тәкъдим итү. Бу спектакль – классик әсәрнең заманча һәм үзенчәлекле сәхнәләштерелүе. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булачак.

Кичәгә керү ирекле.

Оештыручылар барлык милләттәшләребезне һәм Тукай иҗатын сөючеләрне бәйрәмдә көтеп кала, диелә хәбәрдә.

Фото: Ташкент шәһәре Татар милли-мәдәни агарту үзәге

news_right_1
news_right_2
news_bot