news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта төрле мәдәният вәкилләрен берләштергән Сабантуй узды

Ташкентта төрле мәдәният вәкилләрен берләштергән Сабантуй узды
Фото: tatar-congress.org

Бүген, 31 май көнне, Ташкент шәһәренең Мирзо Олугбәк исемендәге башкала паркында төрле мәдәният вәкилләрен берләштергән Сабантуй гореф-гадәтләр белән танышу һәм үз тамырларыңны ныгыту мәйданчыгына әверелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге милли бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Ерхов, Үзбәкстан Республикасының чит илләрдәге милләтара мөнәсәбәтләр һәм ватандашлар мәсьәләләре комитеты рәисе Кахраман Сариев килде. Алар сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар, мәдәни мирасны саклауның һәм халыклар арасында дуслыкны ныгытуның мөһимлеген ассызыкладылар.

Данис Шакиров төбәкнең активистларын Бөтендөнья татар конгрессының медале һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Әхтәриев, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең актив әгъзалары Әхәт Абуталипов, Назыйм Исмәгыйлев, Равшан Назаров, Илгиз Хөснетдинов «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнделәр. Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең актив әгъзалары Рафаэль Батталов, Регина Бәхтиярова, Дания Бикташева, Руслан Гыймадиев, Тәнзилә Исмаилова, Илһам Сәйфуллин «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Рәхмәте хатына ия булдылар.

Сәхнәдә талантлы иҗат коллективлары бәйрәмне бизәде. Шулай ук Татарстаннан җырчы Рифат Зарипов һәм Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбль чыгыш ясады.

Сабантуй күңел ачулар программасына бай иде. Олылар һәм балалар бик теләп, көч, җитезлек һәм тапкырлык күрсәтеп, уеннарда катнаштылар.

Быелгы Сабантуй бер мәйданга 55-60 мең кешене җыйды. Ул киләчәктә дә мәдәниятләр арасында күпер булып хезмәт итәр, катнашучыларны һәм кунакларны күбрәк җыяр дигән ышанычта кала оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot