Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ташкентта «Татарча диктант»та төрле милләттән булган йөздән артык кеше катнашты
25 ноябрьдә Ташкентта Россия Фән һәм мәдәният үзәге бинасында «Татарча диктант» акциясе узды. Чарага 4 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге төрле милләт вәкилләре һәм Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активистлары һәм идарә әгъзалары арасыннан илледән артык кеше җыелган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге телеграм каналында онлайн трансляция быел беренче тапкыр оештырылды. Биредә диктант язуга тагын алтмыштан артык кеше кушылды. Шул рәвешле, Ташкентта «Татарча диктант»ны йөздән артык кеше язды, дип хәбәр итә Ташкенттан Нариман Кәримов.
«Татарча диктант» текстын Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзалары – Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты Фирүзә Халдарова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Маннапова, активист Гөлнур Әдһәмова өч аудиториядә укыды.
Чарада Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Бикбулатова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Римма Гыйззәтуллина һәм Мәрьям Бохарова, татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадаларда күп тапкыр катнашкан һәм призлы урыннанр яулаган Россия ислам институты һәм Ташкент ислам академиясе студенты Бабурбәк Әгамбәрганов, «Татар кызы» халыкара конкурсының Гран-при һәм таҗы иясе Лилия Камилова катнашты.
Диктантта катнашучыларга һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшыру, шулай ук коллектив фотога төшү белән тәмамланды, диелгән хәбәрдә.
Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге каршындагы Татар яшьләре берлеге үткәрә торган чараны оештыруда Үзбәкстандагы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык вәкиллеге, Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге ярдәм итте.
Акция «Татарстан Яңа Гасыр – Планета» телеканалының Үзбәкстан Республикасында корпункты, Үзбәкстан телерадиоканалының "Бәллүр чишмә" татар-башкорт редакциясе һәм фотокорреспондент Таһир Нигъмәтуллин тарафыннан яктыртылды.
Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе, диктант үткәрү өчен бирелгән шартлар өчен Үзбәкстандагы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык вәкиллеге җитәкчелегенә аеруча рәхмәт белдерә, дип яза Нариман Кәримов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз