news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта «Татар халык авыз иҗаты» темасына интерактив дәрес уздырылган

Ташкентта «Татар халык авыз иҗаты» темасына интерактив дәрес уздырылган
Фото: Ташкенттагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәгенең телеграм-каналы

29 ноябрьдә Ташкенттагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәгендә «Татар халык авыз иҗаты» темасына багышланган бик кызыклы һәм файдалы интерактив дәрес узган. Дәресне үзәк җитәкчесе, татар теле укытучысы, «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» Рәйхан Маннапова алып бара. Ул төркем укучыларына татар фольклорының төп зур жанрлары — дастаннар, әкиятләр, риваятьләр, бәетләр, татар халык җырлары; шулай ук әлеге фольклорның кече жанрлары — мәкальләр, табышмаклар, әйтемнәр, тизәйткечләр һ.б. турында сөйләгән. Бу хакта Ташкенттагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәгенең телеграм-каналы хәбәр итә.

Дәрестә Халыкара университетның «Рәсем сәнгате» факультеты 1 курс студенты Азалия Закирова чыгышы аеруча кызыклы булган. Ул Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетына ясаган мини-декорацияләрен һәм эскизларын күрсәткән. Әлеге балетның нигезендә Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте ятса да, әсәр берничә татар халык әкиятенең синтезы буларак иҗат ителгән.

Дәрес азагында интерактив уеннар уздырылды: укучылар мәкальләрнең дәвамын тапты, табышмакларга (табышмаклар) җавап бирде, тизәйткечләр әйтү осталыгын күрсәтте.

Дәрес бик нәтиҗәле узды — төркем укучылары зур активлык күрсәтте һәм татар халык фольклоры турында күп кызыклы мәгълүмат алды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot