Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташкентта татар халкының традицион бәйрәме – Сабан туе була
31 майда 10:00 сәгатьтә Ташкентта татар халкының хезмәт, дуслык һәм күңел ачу бәйрәме — Сабан туе була. Бу хакта Ташкент шәһәре милли-мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.
Бәйрәм шәһәрнең Central Park паркы мәйданында узачак.
Сабан туеның программасы:
- Тантаналы ачылыш;
- Матур концерт программасы;
- Милли спорт ярышлары;
- Күргәзмәләр, һөнәрчеләрнең кул эшләнмәләре һәм остаханә мәйданчыклары;
- Конкурслар, уеннар һәм кыйммәтле бүләкләр.
Кунаклар үзләрен халык уеннарында сынап карый алачак. Алар арасында кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, атка атланып капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага менү, көянтә-чиләк асып йөгерү кебек күңелле уеннар булачак.
Бәйрәмгә гаиләгез, дусларыгыз белән килегез! Дуслык һәм бердәмлек бәйрәмен бергә үткәрик, диелә хәбәрдә.
Бәйрәмдә теләге булган һәркем катнаша ала. Керү ирекле.
Фото: Ташкент шәһәре милли-мәдәни агарту үзәге
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз