news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырган күргәзмә ачылды

Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә «Төркестан» сараенда татар халкының милли үзенчәлеген чагылдырган күргәзмә ачылды.

Биредә татар халкының милли ризыклары, милли киемнәре, кул эшләнмәләре, гореф-гадәтләребезне чагылдырган  кирәк-яраклар урын алган. Күргәзмә Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге җитәкчелегендә һәм Ташкентта гомер итүче татар диаспорасы вәкилләре тырышлыгы  белән оештырылган, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әлеге күргәзмәне Васил Шәйхразыев тә карап узды. Ул күргәзмә эшчәнлеген югары бәяләде. «Үзбәкстанда яшәүче татарлар ата-бабадан калган мирасны, милли ризыкларыбызны күз карасыдай саклап яши, киләчәк буынга да тапшыра» – диде ул. 30 еллык юбилеен бәйрәм итүче Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең бу эштә өлеше зур булуын да билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot