news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта татар үзәгенең 30 еллыгына татар эстрадасы артистларын чакырганнар

Гала-концертта декоратив-гамәли иҗат, милли татар ашлары, рәссамнар күргәзмәсе эшләгән.

Ташкентта татар үзәгенең 30 еллыгына татар эстрадасы артистларын чакырганнар
Әнвәр Курамшин

Ташкентның татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллыгын «Туркистон» сараенда гала-концерт буларак билгеләп үтелгән. Бәйрәмдә татар эстрадасы артистлары да катнашкан.

«Кунаклар халыклар дуслыгы монументы, тимерче Шоахмед Шамахмудов гаиләсе һәйкәленә чәчәкләр салды. Үзәкнең 30 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булды һәм гала-концертта декоратив-гамәли иҗат, милли татар ашлары, рәссамнар күргәзмәсе эшләде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ташкентта яшәүче Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова.

Фирүзә ханым сүзләренчә, гала-концертта Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин, баянчы булат Хисмәтов, җирле ансамбльләр, җырчылар һ.б. чыгыш ясаган.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге әгъзаларына татар халкының рухи-хәлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш керткән өчен Рәхмәт хатын тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100