news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта татар балеринасы Галия Измайлованың 100 еллыгына багышланган кичә була

Ташкентта татар балеринасы Галия Измайлованың 100 еллыгына багышланган кичә була
Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәге

27 майда 18.00 сәгатьтә Ташкентның Алишер Навои исемендәге Дәүләт академия Зур театрында Үзбәкстанның халык артисты, прима-балерина, милләттәшебез Галия Измайлованың 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсе була.

«Галия Измайлова Томск шәһәрендә туган. 1931 елда, әтисе үлгәч, әнисе белән Ташкентка күченә. 11 яшендә бии башлый. Бию бәйгесендә катнашканнан соң, аны яңа гына ачылган балет мәктәбенә чакыралар. 1935-1941 елларда Үзбәк республика балет мәктәбендә укый. 1941 елдан Ташкент Опера һәм балет театры балеринасы. Прима-балерина була, төп партияләрне башкара. Аның барлыгы 45 роле бар. Дөньяда көнчыгыш халык биюләрен башкаручы буларак билгеле була», - дип хәбәр итә Ташкент шәһәренең Татар мәдәни-агарту үзәге.

Программада Галия Измайлова хореографиясендә куелган биюләр, ул солист булып биегән «Амулет любви», «Эсмеральда», «Корсар», «Дон Кихот», «Бахчарсарай фонтаны» һ.б. балетлардан өзекләр булачак.

Галия Измайлова 1947 елда Прагада Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә беренче булып премия ала. СССРның күп кенә шәһәрләрендә һәм чит илләрдә дөньяның 35 илендә гастрольләрдә була. 1957 елдан Үзбәк опера һәм балет театры балетмейстеры, 1977–1985 елларда - баш балетмейстер, диелә хәбәрдә.

1941 елдан – Үзбәк опера һәм балет театры балет солисты. Хореография партияләре арасында: Аврора, Одетта-Одиллия («Спящая красавица», «Лебединое озеро» (Петр Чайковский), Китри («Дон Кихот» Людвиг Минкус), Сванильда («Коппелия», Лео Делиб), Жизель (шул исемдәге балет, Адольф Адан), Тао Хоа («Красный мак», Рейнгольд Глиэр), Гөлнара («Балерина», Георгий Мушель) һ.б. 2010 елда 87 яшендә Ташкентта вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100