Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ташкентта «Тарлан» фильмын күрсәттеләр
Үзбәкстанда Татарстан киносы көннәре кысаларында Ташкент тамашачыларына режиссер Юлия Захарованың 2021 елда төшерелгән «Тарлан» фильмы тәкъдим ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Үзбәкстан ССРның атказанган артисты, Хәмзә исемендәге Үзбәкстан театры актеры, продюсер, «Бухорийлар» киностудиясенә нигез салучы һәм генераль директоры Олугбәк Абдуллаев һәм Үзбәкстан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, совет һәм үзбәк кинорежиссеры, сценарист Камара Камалова катнашты.
Картинаны фильмның продюсеры, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте.
«Тарлан» - татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре мотивлары буенча төшерелгән кинокартина, Татарстан Республикасы һәм Казахстан Республикасы проекты. Бу Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистларының «Сөмбел» фильмы кебек уртак эше. «Тарлан»да республика һәм Казахстан локацияләре бар, сабан туе һәм ат чабышлары күрсәтелде. Безнең халыкларның никадәр якын булуын күрерсез. Төрки дөньяның милләтләрне берләштерүче уртак символлары бар һәм аларның берсе, әлбәттә, ат. Фильмда төп герой бар, аның авызыннан без нәкъ менә безнең кардәш халыкларга хас акыллы сүзләрне ишетәбез», - дип сөйләде ул.
Тарлан ул - крестьян малае Закирга бүләк иткән чабышкы ат кушаматы. Нәселле айгыр аның дустына әверелә. Кинокартина бу ихлас һәм мәңгелек дуслыкның драматик һәм гыйбрәтле тарихын сөйли.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә кинотасма тамашачылар мәхәббәтенә лаек булды.
Ташкентның татар җәмәгатьчелеге фильмны иҗат итүчеләргә башкарган эшләре, оештыручыларга «Тарлан» белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм мәдәни алмашу кысаларында Татарстан киносы көннәрен даими уздыру турында теләкләрен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз