news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта «Сөмбелә» – татар халкының традицион уңыш бәйрәме узачак

20 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә Ташкент шәһәре Милләтара мөнәсәбәтләр комитеты павильоннарында «Сөмбелә» – татар халкының традицион уңыш бәйрәме узачак. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар мәдәни-агарту үзәге хәбәр итте.

Бәйрәм программасында:

  • чын самавырда кайнатылган үлән чәе эчү;
  • бал белән пешерелгән традицион чәк-чәктән авыз итү;
  • авызда эри торган тәмле кош-теле белән сыйлану;
  • дәртле татар халык җырларын җырлау.

Бәйрәмдә теләге булган һәркем катнаша ала.

Гаиләләрегез, дусларыгыз һәм күршеләрегез белән килегез. Көзне бергәләп күңелле итеп каршы алыйк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot