news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта шагыйрь Һади Такташның 125 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узачак

Ташкентта шагыйрь Һади Такташның 125 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

24 гыйнварда 12:00 сәгатьтә Үзбәкстан Республикасының милли мөнәсәбәтләр һәм чит илләрдәге ватандашлар мәсьәләләре комитеты конференц-залында күренекле татар шагыйре Һади Такташның тууына 125 ел тулу уңаеннан түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта Ташкент шәһәре татар иҗтимагый милли-агарту үзәге телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Чара программасы:

  • мәдәният эшлеклеләре, галим-тарихчылар, шагыйрьләр, язучылар чыгышы; Һади Такташның әдәби мирасы, аның поэтикага, әдәби телгә һәм милли әдәбият үсешенә керткән өлеше, шулай ук аның иҗатының хәзерге мәдәни киңлектә актуальлеге турында фикер алышу;
  • Рифат Гомәровның «Рифат-наме» китабын презентацияләү.
news_right_1
news_right_2
news_bot