Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ташкентта Сабантуй бәйрәме уза

Бүген, 4 июнь көнне, Ташкент шәһәрендә Сабан туе уза. Ташкентта оештырыла торган милли бәйрәмебез ел саен Үзбәкстанның төрле почмакларыннан, үзенә меңләгән тамашачыны, төрле милләт вәкилләрен дә җыя. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны рәсми рәвештә Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитеты рәисе Рөстәмбәк Корбанов, Россиянең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, Башкортстан Республикасы Башлыгы Администрациясе җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Кильсенбаев сәламләде.

https://tatar-congress.org/
Бәйрәмдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстан Республикасының халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, халыкара конкурслар лауреаты, баянчы Булат Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисткасы Рәмзия Бикбулатова чыгыш ясый.
Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган Сабантуй кысаларында 1000 кешегә хәйрия пылавы әзерләнде. Җыелган барлык акчалар «Ona» хәйрия фондына тапшырылачак.
Паркның яшел чирәме өстендә халык милли уеннары һәм ярышлары уза, диелә хәбәрдә.

https://tatar-congress.org
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз