news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды

Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, әлеге үзәк татар һәм рус телләрен укытуны оештыра, илнең һәм республиканың иҗтимагый, мәдәни тормышы белән таныштыра.

Ташкентта Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды
Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

Мирзо Улугбәк исемендәге Үзбәкстан милли университетында Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды.

Үзәкне ачу тантанасы Үзбәкстан Республикасында Татар мәдәнияте көннәре кысаларында узган. Анда Үзбәкстан Милли университеты ректоры Ином Маджидов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова, студентлар һәм укытучылар, Ташкенттагы татар диаспорасы вәкилләре катнашкан, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

«Әлеге үзәкне ачу югары уку йорты өчен зур дәрәҗә. Каюм Насыйри институты үзәге Россия һәм Татарстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне тирәнәйтергә ярдәм итәр», - дип сөйләгән Үзбәкстан Милли университеты ректоры Ином Маджидов.

Белем бирү һәм мәдәният үзәгендә бушлай онлайн-дәресләр, татар телендә мәдәни-агарту чаралары, Ташкентта рус телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча чаралар булачак. Шулай ук уртак фәнни тикшеренүләр уздыру да эшнең өстенлекле юнәлеше булып тора, диелә хәбәрдә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләү сүзендә XIX гасырның икенче яртысында яшәгән татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри эшчәнлеге, аның шул еллардагы татар мәгърифәтчелеген һәм мәгариф системасын үстерүдәге роле турында сөйләгән.

«Һәр халык үзенең үзенчәлеген, иң яхшы традицияләрен, туган телен сакларга тели. Без туган телне өйрәнгәндә Каюм Насыйри һ.б. акыл ияләре калдырган мираска игътибар итәбез. Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар яши, алар гореф-гадәтләрен, мәдәниятен сакларга, туган телләрен өйрәнергә тели», - дип сөйләгән ул.

Рәдиф Җамалетдинов Каюм Насыйри институтының унөченче белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылуын искәрткән. «Гамәлдә булган барлык үзәк танылды. Һәм бу гаҗәп түгел. Әлеге үзәкләр татар һәм рус телләрен укытуны оештыра, кешеләрне илнең һәм республиканың иҗтимагый, мәдәни тормышы белән таныштыра, шуның белән мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итә», - дигән ул.

  • Каюм Насыйри институты - якын һәм ерак чит илләрдә татар һәм рус телләрен, Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү үзәге. Ул 2014 елда «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында төзелгән.
  • Узган елларда Каюм Насыйри институты базасында Астанада (Казахстан), Бишкәктә (Кыргызстан Республикасы), Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Уфа, Самара, Пенза, Чабаксар, Ульяновск, Тубыл шәһәрләрендә һәм Пермь краенда унике белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100