news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта Гаяз Исхакыйның бертуган сеңлесенең кызы Сөембикә Шәрипова вафат булган

Ташкентта Гаяз Исхакыйның бертуган сеңлесенең кызы Сөембикә Шәрипова вафат булган
Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналы

Ташкентта язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия Исхакыйның кызы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби табиб, СССР сәламәтлек саклау отличнигы Сөембикә Шәрипова 105 яшендә вафат булган. Ул 2025 елның 10 маенда 105 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Сөембикә Гарәф кызы 1920 елның 24 апрелендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында туа. Ул үзенең бөтен гомерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлый. 64 ел буе медицина өлкәсендә хезмәт куя, меңнәрчә кеше гомерләрен коткара, пациентлар һәм хезмәттәшләренең рәхмәтенә лаек була.

Ул сугыш елларында хәрби табиб була, тыныч вакытта сәламәтлек саклау үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә, моның өчен югары дәүләт бүләкләренә лаек була. Сөембикә Гарәф кызының исеме һөнәри мохиттә генә түгел, киң җәмәгатьчелек даирәсендә дә хөрмәт уята.

«Аның якты дөньядан китүе белән тулы бер чор тәмамлана. Бу көчле, батыр һәм ихлас кешенең якты истәлеге аны белгән һәм аның биографиясен XX гасырның җанлы елъязмасы кебек укыган кешеләрнең йөрәкләрендә мәңге сакланачак. Сөембикә Шәрипованың туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашабыз», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot