news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта Габдулла Тукайның 140 еллыгын зур бәйрәм концерты белән билгеләп үткәннәр

Ташкентта Габдулла Тукайның 140 еллыгын зур бәйрәм концерты белән билгеләп үткәннәр
Фото: Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге инициативасы белән шәһәрдә бөек татар шагыйре һәм публицисты Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган зур бәйрәм чарасы узган. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.

Тантанада төрле милли-мәдәни үзәкләрнең активистлары һәм иҗат төркемнәре, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният әһелләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашкан.

Сәхнәдә Тукай шигырьләре татар, үзбәк һәм башка телләрдә яңгыраган. Бәйрәм программасы милли җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барган.

Чара Тукайның бай әдәби мирасын пропагандалау, аны яшь буынга җиткерү, аларда туган телләренә карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, шулай ук үзбәк-татар дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту эшендә зур адым булды, диелә хәбәрдә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәм чарасының төп максаты – Тукай васыять итеп калдырган туган телгә мәхәббәт, хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Еракта яшәсәк тә, Тукай иҗаты безне Татарстан белән, туган телебез белән бәйләп тора, дигән үзәк активистлары.

Бәйрәм азагында залдагы барлык тамашачылар бергәләп, бердәм хор булып «Туган тел» җырын башкарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot