news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта бушлай татар теле дәресләре үткәрелә башлады

Ташкентта бушлай татар теле дәресләре үткәрелә башлады
Фото: Ташкенттагы Каюм Насыйри исемендәге белем бирү һәм мәдәният үзәге

Ташкенттагы Каюм Насыйри исемендәге белем бирү һәм мәдәният үзәгендә бушлай татар теле дәресләре үткәрелә башлаган. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.

Дәресләрне ике төркемдә укытучы-методист Рәйхан Мәннәпова алып бара.

Курслар татар телен өйрәнүне генә түгел, ә татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихы белән танышуны да үз эченә ала. Дәресләрдә заманча уку әсбаплары һәм мультимедиа чаралары кулланыла.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый дәресләр Ташкентта яшәүче татарлар арасында зур кызыксыну уята. Аеруча яшьләр һәм балаларны туган телгә тарту мөһим бурыч булып тора, диелә хәбәрдә.

Дәресләр һәр шимбә үткәрелә. Курста 13 яшьтән 50 яшькә кадәрге балалар һәм зурлар катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot