Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташкентта беренче тапкыр «Татар кызы» республика бәйгесе узды
Ташкентта беренче тапкыр татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оештырган «Татар кызы» республика бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Үзбәкстан башкаласыннан һәм төбәкләреннән 8 кыз катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әзерлек барышында «Татар кызы 2021» Халыкара бәйгесе җиңүчесе Лилия Камилова һәм «Татар кызы 2023» финалисты Камилә Байбекова тарафыннан тренинглар үткәрелде. Профессиональ фотограф Таһир Нигъмәтуллин фотосессия үткәрде.
Бәйгенең беренче көнендә, 17 майда, Татарстан Республикасы аш – су осталары гильдиясе әгъзасы, Россия шеф-поварлары ассоциациясе әгъзасы, Татарстан Республикасында татар милли кейтеринг хезмәтенә нигез салучы «Милли ашлар», «Альбина татар халык иҗаты студиясе» җитәкчесе Альбина Фәсхиевадан кулинария буенча мастер-класс һәм камыр ризыклары әзерләү буенча ярыш узды.
Профессиональ жюри бертавыштан җиңүчене билгеләде, ул Үзбәкстан Дәүләт консерваториясе магистратурасының 2 курс студенты Ленара Закирова булды. 2 урында Ташкент өлкәсеннән Рамилә Мәхмүдова, 3 урында Алмалык шәһәреннән Миннегулова Динара.
Барлык конкурсантлар да дипломнар, партнерлардан һәм спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз