news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышлап, милли аш-су кичәсен үткәргәннәр

Ташкентта аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышлап, милли аш-су кичәсен үткәргәннәр
Фото: Таһир Нигъмәтуллин

Үзбәкстан Республикасы башкаласы Ташкентның Татар мәдәни үзәге «Крокус плаза» кунакханәсендә татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланган милли аш-су кичәсен үткәргән. Кичә алдыннан легендар аш-су остасы турында фильм күрсәтелгән.

«Юныс Әхмәтҗанов рецептлары буенча хуҗабикәләребез төрле ризыклар әзерләде: зур бәлеш, вак бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, урама, кош теле, чәкчәк һ.б. тәм-томнар. Беренче ашка - шулпа, икенче ашка - ит белән бәрәңге тәкъдим ителде, төп ризык исә – тутырган тавык булды! Кичәне алып баручы Фирүзә Халдарова милли аш-су турында кызыклы фактлар, аерым рецептлар тарихын сөйләде. Викторина җанлы үтте, һәркем үз белемен күрсәтергә теләде», - дип хәбәр итте Ташкентның Татар мәдәнияте үзәге вәкилләре.

Фото: Таһир Нигъмәтуллин

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Бохарова җитәкчелегендәге «Изге Нур» вокаль ансамбле, Ваһапов фестивале лауреаты Равшан Ходжаков, Халыкара «Татар моңы» конкурсы лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гыйзәтуллина, Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова татар халык җырларын башкарган.

«Чара бик күңелле узды! Татар аш-су кичәсен оештырган һәм үткәргән өчен Камилә Ковтунова, Виктория Ковтунова, Ташкентның татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллинга, әлеге чарада катнашкан барлык активистларга рәхмәт белдерәбез», - диелә Ташкентның Ташкентның татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Телеграм-каналында.

Фото: Таһир Нигъмәтуллин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100