news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентта «Ак мәрҗән» курчак театры беренче тапкыр татарча Яңа ел тамашасы күрсәтте

Ташкентта «Ак мәрҗән» курчак театры беренче тапкыр татарча Яңа ел тамашасы күрсәтте
Фото: https://t.me/tokpc, Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге курчак театрының беренче чыгышын тәкъдим итте. Алар татар телендә Яңа ел тамашасы күрсәтте. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Чарада Кыш бабай белән Кар кызы чыгыш ясады. Балалар рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләде, «Болгар» ансамбле рус һәм татар телләрендә җырлады.

«Ак мәрҗән» курчак театры җитәкчесе һәм спектакльнең сценарие авторы Рәйхан Фахаргалиева, «Болгар» балалар ансамбленең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гыйззәтуллина. Кыш бабай Әнвәр Зиннәтуллин, Кар кызы Сәлимә Кәримова булды.

Программаны Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова әзерләгән. Чараны «ТНВ-Планета» телеканалының Үзбәкстандагы корпункты яктыртты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100