news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентта казах язучысы Абай Кунанбаев тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылды

Үзбәкстанның сынлы сәнгать галереясендә казах язучысы һәм фикер иясе Абай Кунанбаевның тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылды. Ул «Абай. Тугандаш халыклар мирасы» дип атала. Бу хакта «Казинформ»га сылтама белән «Анадолу» хәбәр итә.

Күргәзмәдә традицион казах көнкүреше, декоратив-гамәли сәнгать, рәсем сәнгате, графика, Абай турында басмалар, аның әсәрләре тәкъдим ителгән. Шулай ук Абайның тормышы һәм иҗаты турында видеоролик та тәкъдим ителде.

«Абай. Тугандаш халыклар мирасы» күргәзмәсе 19 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр эшли.

Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң кунаклар казах халкының күренекле улы, шагыйрь, фикер иясе һәм гуманист һәйкәленә чәчәкләр салды.

news_right_1
news_right_2
news_bot