news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкентның Үзәк паркында Сабантуй бәйрәме була

Сабантуй программасында көрәш, гер күтәрү, армрестлинг, баганага менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтәгә чиләк асып су ташу һ.б. уеннар көтелә.

19 июнь 10.00 сәгатьтә Мирзо Улугбек исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Сабантуй бәйрәме узачак.

Сабантуй программасында бәйрәм кунакларын сәламләү, Үзбәкстан, Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары, Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге һәм Башкортстан иҗтимагый мәдәни үзәге үзешчән ансамбльләре һәм башкаручылары катнашында зур концерт программасы, спорт ярышлары көтелә, дип хәбәр итә Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге.

Сабантуйда көрәш, гер күтәрү, армрестлинг, баганага менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтәгә чиләк асып су ташу, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, төрле спорт ярышлары, өлкәннәр һәм балалар өчен бүләкле бәйгеләр көтелә. Яшь буенча чикләү юк. Сабантуйга теләге булган һәркем килә ала, керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100