news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентның Мәңгелек ут урнашкан Волгоград мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар

Ташкентның Мәңгелек ут урнашкан Волгоград мемориаль комплексына чәчәкләр салдылар
Үзбәкстанда Россотрудничество вәкиллеге хезмәте

Кичә Ташкентта Мәңгелек ут урнашкан Волгоград мемориаль комплексы территориясендә Җиңү көненә багышлап, чәчәкләр салу тантанасы узды.

Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россиянең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов, Ташкент һәм Үзбәкстан митрополиты, Үзбәкстанда Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Михаил Вождаев, шулай ук дустанә дәүләтләр илчеләре, дипломатик корпуслар хезмәткәрләре, Россия ватандашлары, башкала халкы, журналистлар катнашты, дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге.

Чараның тантаналы өлеше Мәңгелек ут янына илчеләр делегациясе белән берлектә, хәрби оркестр яңгыравына чәчәкләр салудан башланган.

«Бәйрәм көнендә Бөек Ватан сугышы Геройларын искә алырга килгән һәркемдә әлеге чара зур кызыксыну уятты. Меңләгән кеше киемнәрен Георгий тасмасы белән бизәде, фронт җырлары башкарды, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп барды, Мәңгелек ут комплексы, герой-шәһәрләр аллеясенә чәчәкләр салдылар», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot