news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкентның «Ак мәрҗән» татар курчак театры шәһәр балалары өчен Яңа ел тамашасы күрсәтте

Ташкентның «Ак мәрҗән» татар курчак театры шәһәр балалары өчен Яңа ел тамашасы күрсәтте
Фото: Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге

Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге оешма активистларының 70тән артык баласы өчен Яңа ел тамашасы оештырган. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Яңа ел кичәсендә Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активистлары балалары җыелган. Бәйрәмдә барлыгы 70тән артык кыз һәм малай катнашкан.

Башта Рәйхан Фәхәргалиева җитәкчелегендәге «Ак мәрҗән» татар курчак театры нәни тамашачыларга татар телендә Яңа ел әкияте күрсәткән. Аннары балаларга Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара конкурслар лауреаты Римма Гыйззәтуллина әзерләгән концерт һәм күңел ачу программасы тәкъдим ителгән. Кыз һәм малайларны Кыш Бабай белән Кар Кызы да котлаган. Алар барлык балаларга бүләкләр өләшкән.

Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге дөньяның барлык балаларын Яңа ел белән котлый! 2026 ел барыбызга да бәхет, тынычлык һәм иминлек алып килсен, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot