news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкент татар үзәге Илһам Шакировка һәм Муса Җәлилгә багышланган кичәгә чакыра

Ташкент татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Илһам Шакировның 90 еллыгына һәм Муса Җәлил истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичәгә чакыра.

Кичә 8 февральдә 15.00 сәгатьтә Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитетында (Бобур урамы, 45 йорт) узачак. Бу хакта үзәкнең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Кичәдә танылган артистлар һәм шагыйрьләр башкаруында яраткан җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак. Керү түләүсез, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100