news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ташкент Татар мәдәни үзәге «Татар кызы» бәйгесен үткәрү турында игълан итте

Үзбәкстанның Ташкент шәһәре Татар мәдәни үзәге «Татар кызы» бәйгесенең төбәк этабын үткәрү турында игълан итте. Конкурсның ярымфиналы Казанда була. Бу хакта Ташкент Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Конкурста 18 яшьтән алып 27 яшькәчә кызлар катнаша ала. Алар татар телен белергә, кияүгә чыкмаган һәм элек конкурста катнашмаган булырга тиеш.

Һәр катнашучы бәйге сынауларын узачак:

1. Интеллектуаль конкурс (татар мәдәнияте, татар язучылары, иҗади шәхесләр, тарих һәм Татарстан, Казан һ.б. турында фактлар).

2. Аш-су бәйгесе (татар ашларын белү, милли ризыкларны әзерләү).

3. Иҗади конкурс (бию, вокал, шигърият, рәсем, музыка уен кораллары).

4. Туган як турында конкурс (туган якны тәкъдим итү, Үзбәкстанда татарлар тарихы).

Конкурсның төбәк этабында катнашу өчен агымдагы елның 5 маена кадәр «Tatarkiziuzb@mail.ru адресына анкета тутырып җибәрергә кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100